«Библиотөн – 2022 "
Һәр халыкның үз традицияләре һәм гореф-гадәтләре бар. Милли мәдәниятне саклау, халыкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен торгызу-бүгенге көннең иң мөһим бурычлары.
Акция кысаларында «Чабаталы уен» дип исемләнгән фольклор күренеш күрсәтелде. Кичә барышында кунаклар төрле конкурсларда катнашып, татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштылар, халкыбызның күңел бизәкләре булып торган татар халык киемнәре, бизәкләре турындагы сорауларга җиңел генә җавап бирделәр. Кичә авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә әзерләнеп, чәй өстәле артында дәвам итте.Әлеге фольклор күренеш китапханәнең, мәдәни учакларның яшьләр өчен генә түгел, урта һәм олы буын өчен дә ял итү, аралашу үзәге буларак мөһимлеген, кирәклеген тагын бер тапкыр исбат итте.