Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

«Китапханә дусларын җыя”.

Китапханәләр көне  алдыннан, 26 май көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Китапханә дусларын җыя» дип исемләнгән чара үткәрде. Чарага иң беренче китапханәче булып эшләгән Миннегөл апа Зиннәтуллина һәм китапханә үткәргән чараларда актив катнашучылар, иң күп китап укучылар чакырылган иде.

Кичәнең кунаклары китапханәгә нинди юллар аша килеп, бергәләп эшләүләрен, хезмәт юлының иң якты мизгелләрен искә төшерделәр, бик теләп төрле конкурсларда, китаплар һәм китапханә турындагы әдәби викторинада катнаштылар. Шулай ук өйгә уку өчен китаплар да яздырып алдылар.