Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

«Китаплы конфетлар»

29 марттан башлап Айдар авыл китапханәсендә кече  яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары өчен Халыкара балалар китабы атналыгы кысаларында «Китаплы конфетлар» дип исемләнгән акция игълан ителде. Акциянең максаты китапханәгә килүче балаларны баллы ризыклар белән сыйлау гына түгел, ә китап укучылар сафына яңа балаларны да җәлеп итү. Конфетларга китап рекламалары булган фантиклар беркетелгән, аларга укылган китаплар турында бәяләмәләр, укырга чакырулы слоганнар, кызыклы биремнәр язылган. Иң кечкенә укучылар өчен табышмаклар , урта яшьтәге  балалар әсәрләрдән өзекләрне эзләп табып, бу цитатаның нинди авторныкы булуын искә төшерделәр. Конфетлар белән беррәттән, укучыларга укырга берәр китап яки журнал сайларга тәкъдим ителде.