“Могҗизалар тулы урман”
Халыкара урманнарны яклау көне 21 март көнне билгеләп үтелә. Аның төп бурычы – урманнарны саклау проблемасына халык игътибарын җәлеп итү, урман экосистемаларының әһәмияте турында мәгълүмат җиткерү. Шул уңайдан 29 март көнне,“Культура для школьников” проекты кысаларында , Айдар авыл китапханәсе кече яшьтәге мәктәп балалары белән берлектә кычкырып уку үткәрде. Китапханәче табигать һәм урман турындагы китаплардан “Могҗизалар тулы урман” дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Бу көнне балалар иң яхшы әсәрләр белән таныштылар, “Урманда кунакта” экологик викторинасында катнаштылар, “Урман әкияте”, «Яшел дус», «Белдерү буенча бел», «Урман концерты», «Канатлылар», «Рәсемне җый», «Оча-очмый» уеннарын уйнадылар.
Конкурста катнашучылар барлык биремнәрне һәм сынауларны да бик яхшы үттеләр. Яшәү чыганагы, җир яме, табигатьнең иң матур бизәкләренең берсе булган урманның гаҗәеп зур байлык булуын, аны саклау һәрберебезнең изге бурычы икәнлегенә тагын бер кат төшенделәр.