«Мөнәҗәтләр-хәтер бизәге»,
16 март көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы һәм Россия халыкларының мәдәни мирасы елы уңаеннан “Мөнәҗәтләр-хәтер бизәге” дип исемләнгән әдәби-тематик кичә үткәрделәр. «Халкым җәүһәрләре», «Дин: тамырларга кайту» күргәзмәләренә күзәтү ясалды, бәетләр язучы авылдашларыбызның иҗаты белән таныштырылды,. Мөнәҗәтләр халкыбызның буыннан-буынга тапшырып, тупланып килгән иң тирән кичерешләрен бүгенге көнгәчә китереп җиткерделәр. Мөнәҗәтләрнең искиткеч моңлы көйләре беркемне дә битараф калдырмыйлар, уйларга мәҗбүр итәләр, йөрәкләребезне халыкның бай мирасы белән бәйлиләр. Халык җәүһәрләре булган мөнәҗәтләрне көйләүче - Флюра Галәвиева, Нурлубаян Хәбибуллина, Илһамия Вәгыйзова, Рузилә Гомәроваларның чыгышлары күңелләргә үтеп керде. Н.Хәбибуллина, Х.Рәхимова укуындагы Коръән аятьләрен сокланып тыңладык. Кичә сый-нигъмәтле табын артында дәвам итте. Кунакларны хуш исле чәй, тәмле пироглар һәм бәлеш белән сыйладык.