Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

16 ноябрь Халыкара толерантлык көне.

16 ноябрьдә илебез Халыкара толерантлык көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан, 14 ноябрь көнне Айдар авыл китапханәсендә толерантлык көненә багышланган “Китап киштәсендә толерантлык» исемле кычкырып укулар оештырылды. Укучыларны толерантлык төшенчәсе белән таныштырып, дуслык, бер-береңә хөрмәт, тынычлык турында сөйләшүләр алып барылды, төрле милләт язучыларының әсәрләре кычкырып укылды. Чараның максаты: дөньяның төрле халыклары әдәбиятын пропагандалау, бүтән мәдәният вәкилләренә карата толерантлык, патриотлык хисләре тәрбияләү.