Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

Укытучылар көне

Укытучылар көне - иң яраткан һөнәри бәйрәмнәрнең берсе һәм Россиядә ул 5 октябрьдә билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан Айдар авыл китапханәчесе ВК социаль челтәр битендә "Рәхмәтләрнең иң олысы Сезгә булсын, укытучым!» дип исемләнгән поэтик онлайн-марафон уздырылды. 1-5 октябрь көннәрендә марафонда катнашырга теләк белдерүчеләр яраткан укытучыларына багышлап шигырьләр сөйләделәр һәм җылы сүзләр әйтеп котлауларын җиткерделәр.