Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

“Ак таяк айлыгы”

Көз урталарында үзенчәлекле дата бар. 15 октябрьдән 13 ноябрьгә кадәр күрмәүче кеше символы булган “Ак таяк айлыгы” үткәрелә. Бу бәйрәм түгел, ә җәмгыятькә һәм һәрберебезгә, янәшәбездә физик мөмкинлекләре чикләнгән, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр яшәвен хәтерләткән бәла билгесе. Шул уңайдан, Айдар авылы китапханәсендә "Минем күңел-гөлләр иле"дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә китап укучылар “Ак таяк көне”нең килеп чыгу тарихы, күрү буенча инвалид булган танылган кешеләр: язучылар, шагыйрьләрнең тормышы, иҗаты һәм начар күрүче әдәби  геройлар турындагы китаплар беләндә таныша алдылар.