"Ерак гасырларга җитәрлек иҗат"
20 нче йөз татар әдәбияты классигы, Татарстанның халык язучысы, драматург, шагыйрь, тел-әдәбият галиме, күренекле фольклорчы Нәкый Исәнбәтнең тормыш һәм иҗат юлы озын вә гаять тә катлаулы булып, анда татар халыкның тулы бер гасырны эченэ алган тарихи яшәеше, язмышның кискен борылышлары, рухи дөньясын биләгән өмет хыяллары, сөенеч-шатлыклары, кичергән фаҗигаләре - һәммәсе шушы бер шәхеснең иҗат биографиясендә үзенчәлекле чагылыш тапкан дияргә мөмкин. Үзәк балалар китапханәбездә оештырылган күргәзмәдә Нәкый Исәнбәтнең китаплары, тормыш юлы, иҗаты белән танышырга була.