Акция "Еники укулары"
Күренекле әдип-прозаик Әмирхан Еникиның тууына 110 ел уңаеннан Кайбыч үзәк китапханәсендә 4 март көнне “Еники укулары” акциясе кысаларында әдәби әңгәмә кичәсе үткәрелде. Бу акциядә өлкән буын китап укучыларыбыз бик теләп катнашты. Алар Әмирхан Еники язган хикәяләреннән өзекләр укыдылар һәм укылган әсәрләре буенча әңгәмә алып бардылар. Шушы форматта үткәрелгән кичә катнашучылар арасында җылы тәэсир калдырды. Күбесе бик теләп Әмирхан Еникиның әсәрләрен өйләренә укырга да алып кайтып киттеләр.