20нче май көнне “Ак калфак” оешмасы әгъзалары Кошман мәдәният йортында язучы Гөлсинә Галимуллина Һәм Шагыйрә Гөлүсә Шаһбан белән “Күңеле тулы гөл” дип исемләнгән очрашу уздырдылар.
20нче май көнне “Ак калфак” оешмасы әгъзалары Кошман мәдәният йортында язучы Гөлсинә Галимуллина Һәм Шагыйрә Гөлүсә Шаһбан белән “Күңеле тулы гөл” дип исемләнгән очрашу уздырдылар. Очрашуга журналист Гөлсинә Наил кызының һәм Гөлүсә Шаһбанның иҗатын белгән, хөрмәт иткән, китаплары белән кызыксынучы укучылар җыелган иде. Кичәне “Кайбыч таңнары” журналисты Раилә Хәялиева һәм Кошман авлы китапханәчесе Гөлия Сафиуллина , һәм мәктәп укучылары башкаруында җырлар, кызыклы сораулар белән үреп алып бардылар. Гөлсинә Галимуллина барлык сорауларга бик теләп җавап бирде, әсәрләренең язылу тарихын, истәлекле вакыйгалар сөйләде. Гөлсинә ханымның “Мәхәббәт аланы”, “Ак бураннар аша”, “Күгәрчен оя корганда”, ”Ефәк кулъяулык”, ”Карлы миләш тәме”, ”Томанлы төн”, “Җиләкле тау сере” , шулай ук Җәлил хәзрәт тормышына багышланган “Бәхет ачкычы” исемле китаплары укучыларга тәкъдим иттелде. Укучыларга, китап сөючеләргә авторның китапларыннан күргәзмә, үзе һәм иҗаты турында мәгълүмат бирүче презентация күрсәтелде.
Киләчәктә Гөлсинә Галимуллинаны һәм Җәлил хәзрәтне Кайбыч үзәк китапханәсендә көтеп калабыз һәм районыбызның авыл китапханәләрендә автор китапларын булдырырга тырышабыз.