"Җәйнең тәме җиләктә" китап күргәзмәсе
Һәр җимешнең үз вакыты, һәр җимешнең бер таты бар», ди безнең халык. Җәй айларының да - үз күрке. Иң ямьлесе, һичшиксез, июньдер. Бу айда табигать татлы җимешләре белән куандыра башлый. Җиләк - шуларның беренчесе, шуңа да сөенче кебек сөенечле ул. Уңган бакчачыларның түтәлләрендә пешкән эре сусыл җиләкләрдән авыз итәргә өлгермисең, тау итәкләрендә, урман аланнарында җир җиләге тәлгәшләре кызара. Шул уңайдан Үзәк китапханәдә “Җәйнең тәме җиләктә” исемле китап күргәзмәсе оештырылды.