Центральная библиотека

"Мәрхәмәтлелеккә - бер адым" - очрашу

Бер- беребезгә изге гамәлләр, яхшы эшләр белән ярдәм күрсәтү көндәлек тормышыбыздан һич тә читләшмәсен иде. Игелек дигән төшенчә эштә генә түгел, ул безнең уебызда да, фикеребездә дә, күңелебездә дә яшәргә тиеш. Бигрәк тә яшь буында кешелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү, аларда изгелек хисләре тудыру безнең төп бурычыбыз.

Шул максат белән без, Кайбыч Үзәк китапханәсе, районыбызның социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре һәм музыка мәктәбе укытучылары, укучылары белән берлектә район картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр белән очрашуга бардык.

Өлкәннәргә төрле бүләкләр, тәмле күчтәнәчләр тапшырдык.  Шулай ук үзебез алып килгән татарча журналлар  белән таныштырдык, төрле темаларга алар белән әңгәмә кордык. Китаплар һәм журналлар  бүләк иттек. Федоровское авылы китапханәсенең шигърият түгәрәгенә йөрүче укучылар, һәм Кайбыч Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре мәрхәмәтлелек темасына багышланган шигырьләр укып үттеләр.  Музыка мәктәбе укучылары үзләренең матур җырларын башкардылар. Очрашу барышында өлкәннәр өчен  якынлашып килүче 9 май бәйрәменә багышлап кызыклы  викторина уздырдык. Әби-бабайларыбыз бик теләп катнашты. Аларның сорауларга төгәл җавап бирүләрен күрү куанычлы булды.  Очрашу ахырында бергәләшеп 26 апрель Г.Тукай туган көнен искә алып “И туган тел, и матур тел” җырын башкардык.    Интернатта яшәүче әби-бабайлар рәхмәтләрен әйтеп очрашудан канәгать калдылар.