Центральная библиотека

"Без Тукайлы халык гомергә" әдәби кичә

 

 26 апрель көнне Кайбыч Үзәк китапханәсе Г.Кайбицкая музее белән берлектә  “Татарстан музейлары язы – 2018” республика  акциясе кысаларында, Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Без Тукайлы халык гомергә”- әдәби кичә уздырды.  Бу чарада “Миләшкәй” балалар бакчасыннан һәм шигырь сөюче мәктәп укучылары килгән иде. Балалар Тукайның шигырләрен, әкиятләрен сәнгатьле итеп сөйлэделэр. Һәр катнашучыга дипломнар тапшырылды. Кичәгә шулай ук шигырь сөюче өлкәннәребез дә чакырылган иде. Алар үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыдылар. Китапханә хезмәткәрләре “Безнең җанда Тукай яши икән, яши шигырь, яши туган тел” исеме астындагы китап күргәзмәсе белән таныштырды.