"Көлегез-көлегез файдасы күп белегез" китап күргәзмәсе
1 апрель Көлке көне- алдау көне бөтен планета буйлап нык адымнар белән безгә рух, дәрт, дәрман, кәеф өстәп йөри. Бу көнне елмаеп каршы алсаң, ел буена елмаеп йөрерсең. Көлү бик файдалы. Моны безнең медицина фәне дә раслый. Көлү кешене бик күп газаплы авырулардан саклап кала икән. Көлгән вакытта кешенең йөзгә якын бит мускулы хәрәкәткә килә. Шуңа күрә көлик! Көлү кешенең гомерен озайта. Шул уңайдан китапханәбездә “Көлегез-көлегез файдасы күп белегез” исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Укучылар бу күргәзмәдән күп кенә кызыклы мәгълүмат белән таныша алды. Менә нинди зур көчкә ия ул көлү! Бер-береңә елмайсаң, дөнья яктырып, җылынып китә.