Центральная библиотека

"Гомерем минем моңлы бер җыр иде, үлемем дә яңгырар җыр булып"

25 февраль көнне район мәдәният йортында Муса Җәлилнең тууына 110 еллыгына багышланган "Гомерем минем моңлы бер җыр иде, үлемем дә яңгырар җыр булып" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичә барышында мәктәп укучылары, китапханәчеләр шагыйрьнең шигырьләрен сөйләп үттеләр. Бүгенге тынычлык өчен көрәштә Муса Җәлил дә үзенең шигырьләре белән безнең сафта атлый. Ул якты һәм матур тойгылар гына тәрбияли, кешеләрдәге һәм тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра.