"Үзем үлсәм, исемем, җырым үлмәс, Ул яңгырар илнең кырында" шагыйрь Муса Җәлилне искә алу көненә китап күргәзмәсе
Февраль ае безгә бөек шагыйр Муса Җәлилне бүләк иткән. Шул уңайдан шагыйрьне искә алу көнендә китапханәбездә “Үзем үлсәм, исемем, җырым үлмәс,ул яңгырар илнең кырында...” исемле китап күргәзмәсе куелды.