Нәкый Исәнбәткә багышланган китап күргәзмәсе
ХХ йөз татар әдәбияты классигы, Татарстанның халык язучысы, драматург, шагыйрь, тел-әдәбият галиме, күренекле фольклорчы Нәкый Исәнбәтнең тормыш һәм иҗат юлы озын вә гаять тә катлаулы булып, анда татар халкының тулы бер гасырны эченә алган тарихи яшәеше, язмышының кискен борылышлары, рухи дөньясын биләгән өмет-хыяллары, сөенеч-шатлыклары, кичергән фаҗигаләре – һәммәсе шушы бер шәхеснең иҗат биографиясендә үзенчәлекле чагылыш тапкан дияргә мөмкин.
Н.Исәнбәт, гомумән, әдәби әсәрләрендә фольклор материалларыннан, татар халык теленең лексик һәм стилистик мөмкинлекләреннән, этнография элементларыннан оста файдалана, шулар ярдәмендә комик яисә драматик ситуацияләр кора белә торган әдип. Аның «Җирән Чичән белән Карачәч Сылу» (1942), «Түләк» (1942; драматик поэма), «Әбүгалисина» (1959; драматик поэма), «Кырлай егете» (1968), «Хәйләкәр Дәлилә, яки «Мең дә бер кичә»дән бер кичә» (1978) комедияләре, балалар өчен «Былтыр кысты», «Җиде кыз» исемле әкият-пьесалары, «Куян маҗаралары», «Ни өчен ни булган, яки Утыз ялган», «Мыраубай батыр маҗаралары» кебек әкият-повестьлары һәммәсе халык авыз иҗаты, фольклор әсәрләренә нигезләнеп язылганнар.
Н.Исәнбәт ил-халык язмышына бәйле тарихи вакыйгаларны, масштаблы каһарманнарны гәүдәләндерү юнәлешендә зур иҗади активлык күрсәтә. Аның күп кенә китаплары Кайбыч үзәк китапханәсендә дә үзенең укучылары арасында кулдан кулга йөри. 2020 елның 10 нчы гыйнварында Татарстанның халык язучысы, ТАССРның, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәкый Исәнбәткә 120 ел тулу уңаеннан Кайбыч үзәк китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды.