Центральная библиотека

Язучы Гөлсинә Галимуллина белән очрашу

Әдәбият күгендә ныклы урынын яулаган, әсәрләре белән укучы күңеленә үтеп керә алган, бүген укучыларның яраткан язучысы булган Гөлсинә Галимуллина үзенең Кайбыч районындагы укучылары, китап, әдәбият сөючеләре белән очрашуга килде. Очрашу барышында Гөлсинә ханым үзенең тормышы һәм язылган китаплары белән таныштырды. "Карлы миләш тәме" китабыннан өзек укылды, очрашу китапханәчеләр башкаруында җырлар белән дә үрелеп барды.