Мин кулыма китап алам
Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык - тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән.
Китапханә ул бик күп мәгълүмат, тарихи ядкарьләр, аң-белем, мәгърифәт тупланган йорт. Үзенә бик күп серләр туплаган китап киштәләре китапханәләрдә генә була. Чөнки меңләгән, миллионлап чыга торган китапларның барысын да шәхси китапханәләргә җыю мөмкин түгел, шуның өчен белемгә омтылган һәр кеше җәмәгать китапханәләренә юнәлә. 2015 нче елгы күрсәткечләргә караганда, безнең район үзәк китапханәбездә китап укучылар арасыннан 20-25 иң күп китап укучыларыбыз билгеләнде. Шул уңайдан 9 октябрь көнне район үзәк китапханәсендә «Мин кулыма китап алам…» дип исемләнгән әдәби очрашу булып узды.
Алар арасында Макарова Олга, Гарафутдинова Суфия, Сабитова Нурания, Шамсутдинова Флюра, Нурмухамметова Гөлнара, Газимзянова Гөлия, Нигматуллина Исламия, Гайнуллина Илсинә, Садриева Алинә, Лотфуллина Рушания, Тимергалиев Рафыйк һ.б. бар иде.
Очрашу кичәсе, алып баручыларыбызның Үзәк китапханә тарихы белән таныштырудан башланып китте. Тарихка бай китапханәбез ачылуга исә быел 88 ел булып узды.
Китап ул һәрбер кешенең диярлек тормышына бик кечкенә чагыннан ук килеп керә. Бала йөрергә һәм сөйләшергә өйрәнүгә китапка кулын суза, башта матур сүрәтләрен карый, аннары ниндидер сәер билге- тамгалар кушылудан “ӘНИ” дигән яраткан сүзе барлыкка килүгә гаҗәпләнә. Шушы мизгелдән башлап китап аның бөтен тормышы буена: балалар бакчасын да да, мәктәптә дә, институтта да, эштә дә, көнкүрештә дә озата бара. Безнең дә укучыларыбыз үзләренең беренче тапкыр китапханәгә килүләре, беренче китаплары, яраткан геройлары турында сөйләп үттеләр. Нигматуллина Исламия апа 6 яшендә китапханәгә баргач Сәгыйрә апа “Син бит әле кечкенә укый белмисең?”- дип әйткәнен, Исламия апаның “Апа мин укый беләм” дип укып күрсәткәч кенә аңа китап биреп кайтаруларын искә ала. Нурания апа исә кечкенә чагында күберәк рус китаплары белән кызыксынган, ләкин үзе рус телен аңлап бетермәсәдә аңа ярдәмгә Таисия апа килгән. “Аңламаган битләрен билгеләп килә идем дә, аннан сорый идем, ул үзенчә аңлата мин үземчә аңлый идем дә, тагын шул китапны тотып кайтып китә идем” - дип искә алып үтте. Рушания апа Лотфуллина безгә үзенең яраткан китап геройлары белән таныштырып үтте: “Әсәрне шуның кадәр күңелемне биреп укыйм, хәттә йокларга яткач төшемдә китап геройлары белән алар заманында йөргәннәремне дә күргәли идем”-дип искә ала. Кичә ахырында китап сөюче укучыларыбызга рәхмәтләр әйтеп, истәлекле бүләкләр тапшырылда. Китап кадерен, сүз кодрәтен, сүз тәмен белгән укучыларыбыз тагын да ишәйсен иде. Китапханәләребезгә рәхим итегез!