Ак таяк
Шушы көннәрдә, ягъни 15 октябрьдән 13 ноябрьгә кадәр бөтендөнья күрмәүчеләре тормышында «Ак таяк» көннәре билгеләп үтелә. Шул уңайдан 29 октябрь көнне Кайбыч районы Үзәк китапханәсендә “Ак таяк” – ярдәмче һәм яхшы дус, дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында әңгәмә булып узды. Күз күрүе начар булган кешеләрне китап укуга тартып, китапханә алар өчен дөняны танып белүнең киң мөмкинлекләрен ача. Китап сукыр кешегә башкаларның үз күзләре белән күрә ала торган сурәтләрен ачып бирергә ярдәм итә. Гадәттә, күзләре күрә алмый башлаган кеше башта киләчәккә өметен югалта, рухи яктан сына. Ә менә Олы Кайбычта яшәүче Вәсилә Сәләхиева шушы авырлыклар алдында югалып калмыйча, күңел төшенкелегенә бирелмичә бүгенге көнгә сөенеп яшәвен дәвам итә. Вәсилә апа үзе кебек начар күрүчеләргә китапханәдә дин сабагын өйрәтергә тели. Моның өчен ул брайль системасы буенча догалар уку, намаз тәртибенә төшенергә ярдәм итә. Китапханәбез фондында брайль системасы буенча төзелгән китаплар, шулай ук аудио-китаплар бар. 2014 елда “Күзләре начар күрүчеләргә ярдәм итү йөзеннән” проект язып китапханәбезгә брайль системасы буенча диктофон, бастыручы машина, сөйләүче флеш-карта, үзенең кәгазьләре, тифлофлешплеер кайтты.
Шулай ук әңгәмәбез барышында күзләребезне дөрес итеп тәрбияләү буенча район үзәк хастаханәсеннән күз врачы Айсылу Нурислам кызы үзенең киңәшләрен сөйләп үтте.
Күз алдына китерегез: көннәрнең берендә, иртән күзләрегезне ачасыз һәм караңгылыкка тап буласыз… Яисә ниндидер чир, бәла-каза аркасында күрү сәләтегезне югалтасыз… Яки берәр туганыгыз, балагыз, оныгыгыз сукыр булып туа. Язмыш сынавыннан берәү дә кача алмый һәм аннан беркем дә иминият таныклыгы сатып алмаган. Шуңа күрә тирә-юньдәге күрмәүчеләргә карата игътибарлы, миһербанлы, сабыр булсак иде дип тәмамлады алып баручыбыз Гөлфинур Сабирова.
Брайль укуы буенча ярдәм сорап китапханәгә мөрәҗәгать итүчеләргә китапханәбез ишекләре һәрвакыт ачык!