Викторина "И гүзәл Татарстаным"
20 нче август көнне Үзәк китапханәдә китап сөючеләр белән ТАССР 100 еллыгына карата “И гүзәлТатарстаным” исемле викторина үткәрелде. Катнашучылар ике командага бүленеп ярыштылар, үзләренең көчләрен сынаштылар. Ахырдан катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.