Старочечкабская сельская библиотека - филиал № 20

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне.

8 июль Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Берничә гаилә шул көнне билгеләп үтте. 6 ел гомер итүче Айрат һәм Лилия, 22 ел бергә гомер итүче Фәрит- Алсу, 24 ел гомер итүче Васыл –Наилә тату гаилә төзү серләре белән уртаклаштылар. Гаиләдәге истәлекле вакыйгаларны искә ала-ала самавыр янында һәр гаилә әзерләгән тәм-том белән чәй эчтек.