Муралинская сельская библиотека - филиал № 16

Ак карларын белэн кил Яна ел!

Яңа ел – һәр өйдә, һәр гаиләдә иң яраткан, көтеп алынган бәйрәм. Без аны барыбыз да түземсезләнеп, аңардан нинди дә булса могҗиза, тылсым, гаҗәеп үзгәрешләр өмет итеп көтәбез. Авыл үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән  “Тылсымлы заман” исемле әкият-тамаша, матур җырлар, дәртле, шаян биюләр, мәзәк күренешләр, Кыш бабай белән Кар кызы котлавы, күңелле сюрпризлар белән үрелеп барган бәйрәм кичәбез тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде, хәрбер чыгышыбыз көчле алкышларга күмелде.