«Бер назлы сүз, мең дарудан көчлерәк»
1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге дата белән бәйле рәвештә, декабрьнең тәүге ункөнлеген ил югарылыгында инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде.
Әлеге көннәрдә аларга игътибар тагын да арта. Мөрәле авылы китапханәчесе мәдәният йорты җитәкчесе белән мөмкинлекләре чикле кешеләрнең өйләренә бардык. Күчтәнәчләр, газета-журналлар алып бардык, авыл яңалыклары белән таныштырдык, күңелле итеп сөйләшеп утырдык.
Тирә-юньдәгеләрегә карата һәрчак рәхим-шәфкатьле, ярдәмчел булыйк.