"Тик йөрәгем минем яшь калсын"
Ватанны саклаучылар елы уңаеннан, 8 март - Халык-ара хатын-кызлар көне алдыннан үзәк китапханәдә Сугыш чоры баласы, җирле шагыйрә Алимова Наилә апаның "Тик йөрәгем минем яшь калсын" дигән китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Кичәдә Наилә апаның кызлары: Әлфия, Ләйлә, Нәсимә, актив китап укучылар, уллары хәзерге вакытта МХО да Ватан сагында булган әниләр, китапханәчеләр катнашты. Кичәдә Наилә апа Алимованың төрле елларда язылган шигырьләре, җырлары яңгырады. Шигырьләрен кызлары, китапханәчеләр дә укыды. Наилә апаның үзенең шигырьләрен яттан, үтә дә оста итеп сөйләве бар кешене таң калдырды. Наилә апаның балачагының авыр хатирәсен чагылдырган "Балачаклар искә төшкәндә" шигырен күз яшьләреннән башка тыңлап булмады. Кызлары белән бергәләп җырлап, биеп тә күрсәтте әле ул.
Талантлы якташыбызга исәнлек-саулык, озын гомерләр, иҗат уңышлары телибез.
#АлимоваНаилә#Сугышчорыбаласы#ӘлкиҮзәккитапханәсенә100ел