Центральная библиотека

Бишенче халыкара Татар мәдәнияте Үзәкләренең онлайн - фестивале

29 ноябрь көнне Казан кооператив институтында Бишенче халыкара Татар мәдәнияте
Үзәкләренең онлайн - фестивале узды.
Фестиваль Россиядә Гаилә елы, ХХ гасыр башының беек татар шагыйре, җәмәгать
эшлеклесе, меценат, алтын приискалар хуҗасы булган Дердемәндкә 165 ел, Казан кооператив институтынын Дердемәнд исемендаге Татар мәдәнияте үзәге оешуга 5 ел тулу уңаеннан оештырылды.
"Безнең кавем" фестиваленә Россия төбәкләреннен Самара, Түбән Новгород
Өлкәләреннен, Башкортстан, Чувашия
республикаларыннан, Татарстаннан килгәннәр иде.

Әлки үзәк китапханәсе Әлки төбәгенең талантлы шәхесләренә багышланган китап күргәзмәсе һәм гаилә елы уңаеннан "Гаилә" экспозицисе белән катнашты.
"Безнең кавем" конкурсы нәтиҗәләре буенча китапханәчеләребез Гайнетдинова Рамилә, Насибуллина Ләйсән 2 урын, Низамова Алсу 1 урын дипломына ия булды. Актив китап укучыбыз, районыбызның аш-су остасы Мурадимова Гөлсинә ханыма"Рәхмәт хаты" тапшырылды. Ул чыгыш ясады, үзе пешереп алып килгән чәк-чәк белән кунакларны сыйлады.
#АлькеевскаяЦБС