"Татар сәүдәгәрләре һәм меценатларының үткәне һәм бүгенгесе"
Бүген Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә "Татар сәүдәгәрләре һәм меценатларының үткәне һәм бүгенгесе", дигән тема буенча Онлайн 5 нче республика конференциясе узды.
Конференциядә Татар Төгәлбае авылы китапханәчесе Әнисә Фәсахова, Иске Салман авылы китапханәчесе Гөлнур Гарипова һәм үзәк китапханәнең Милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге җитәкчесе Алсу Низамова да катнашты.
Әлеге китапханәчеләребез конкурска үзләренең эшләрен җибәргән иделәр. Конкурс нәтиҗәләре буенча Әнисә Фәсахова 1 нче, Гөлнур Гарипова 2 нче урынга лаек булдылар. Котлыйбыз!
https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-tatar-saudaga..