"Тукай безнең күңелләрдә"
#Габдулла_Тукай
Бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан, Карамалы авылы китапханәсендә "Тукай безнең күңелләрдә" дип исемләнгән әдәби кичә узды. Кичә шагыйрьнең кыскача тормыш юлы белән таныштырудан башланып китте.Китап укучылар шагыйрьнең матур шигырьләре белән дә таныштылар. Бу кичәгә "Без -Тукай оныклары"дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Анда Тукай иҗатына багышланган китаплар, презентация материаллары, шигырьләре тупланган иде.
#Карамалы_авылы_китапханәсе