кошлар көне

1 апрель ел саен кошлар көне буларак билгеләп үтелә. Карамалы авылы китапханәсе "Канатлы дусларыбыз " исеме астында танып-белү сәгате үткәрде. Балалар кошлар турында бик күп кызыклы мәгълүматлар белделәр, кошлар турында табышмакларга җаваплар таптылар һәм ребуслар чиштеләр, мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, "Кошны таны" уенын уйнадылар.