"Яулыкларда -халкым тарихы"
Карамалы авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә "Яулыкларда -халкым тарихы" исемле тематик кичә үткәрде. Бу кичә "Өлкән буын" федераль проектының "Актив озын гомер" программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырылды.
Яулыкларда тарих чагыла. Нинди генә чорны карама, һәрберсендә милли бизәкләр, ефәк җепләр белән чигелгән ак яулык, татар яулыгы, сафлык билгесе. Нинди генә милләт кешесен күзәтмә, бар җирдә дә яулык – символ булып тора. Татар хатын-кызларының символы – ак яулык. Ак яулык әле дә булса татар хатын-кызларының аклык-сафлык билгесе санала. Китапханәчебез яулыкларның тарихы турында күп мәгълүмәт җиткерде. Матур итеп "Яулыгым - йөз аклыгым" дигән күргәзмә ясалды. Катнашучыларыбыз да үзләренең истәлекле хәтирәләре белән уртаклаштылар.
#Өлкәнбуын#яулыклартарихы#Карамалыавылыкитапханәсе#ӘлкиҮзәккитапханәсенә100ел