"Без сугыш чоры балалары"
"Өлкән буын" федераль проекты "Актив озын гомер" программасын гамәлгә ашыру кысаларында, Карамалы авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә "Без сугыш чоры балалары" исемле очрашу үткәрделәр. Бертуган Минһаҗев Ханиф, Нәкиф абыйлар, Кәлимуллина Җария, Минһаҗева Җәмилә, Гельметдинова Ханифә, Кирамова Луиза апалар - сугыш чоры балалары. Язмышларга үтеп кереп, барлык хыялларын челпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән, хатыннарны тол калдырган, әниләрне елаткан елларны күз яшьләре аша сөйләделәр. Сугыш елларының ачылыгын чагылдырган видео ролик күрсәтелде, шигырьләр укып, җырлар җырланды. Сугыш вакытын һәм сугыштан соң елларны онытырга хакыбыз юк. Шулай ук Махсус хәрби операциядә булган егетләрнең батырлыгын бәяли белергә тиешбез.
#безсугышчорыбалалары #старшеепоколение #активноедолголетие #активноедолголетие #годзащитникаотечества #80летиеВОВ #Карамалинскаябиблиотека #100летАлькеевскойЦБС