“Туган телем,назлы телем"
21 февральдә барлык җәмәгатьчелек Халыкара туган тел көнен билгеләп үтә. Тел — ул безнең көндәлек көнкүрешебез, тормыш, тарих, мәдәният. Шул уңайдан, Карамалы авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Туган телем,назлы телем" исемле чара уздырды. Әлеге чара “Өлкән буын” федераль проектының “Актив озак яшәү"программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде. Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, татар теленең килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Мәдәният йорты җитәкчесе татар теленең дөнья телләре арасында тоткан урыны,туган телебезне сакларга,якларга кирәклеге һәм милләтнең яшәешендә туган тел иң мөһим урыннарның берсен алып торуы хакында сөйләде .Кичә мавыктыргыч һәм күңелле узды.
#Карамалыавылкитапханәсе#Тугантел#Әлкиүзәккитапханәсенә100ел
#өлкәнбуын#активозынгомер