"Кадерле әниләр"
26 ноябрь көнне Карамалы авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә, Әниләр көненә багышланган "Кадерле әниләр"дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырдылар.Чара кысаларында концерт узды. Анда катнашучылар килгән кунакларны үзләренең чыгышлары белән сөендерделәр. Концерттан соң барлык кунаклар да җылы һәм дустанә атмосфера хөкем сөргән чәй эчүдән ләззәт алдылар.Бәйрәм әниләрнең тормышыбыздагы мөһим ролен билгеләп үтү һәм аларга рәхмәт белдерү өчен менә дигән мөмкинлек булды.