"Минем илемнең изге байрагы"
22 нче август -Россия дәүләт флагы көне. Шул уңайдан Карамалы авылы китапханәсендә "Минем илемнең изге байрагы" дигән тарихи сәгать үткәрелде. Россиянең тарихы, аның бөеклеге һәм көче турында сөйләшү булды. Балаларыбызда дәүләт флагына ихтирам хисләрен булдырып, без аларда гражданлык хисе, Ватанга мәхәббәт тәрбиялибез.