Верхнеальмурзинская сельская библиотека - филиал № 6

"Ач, шигриятъ, серләрен"

21 март- Бөтендөнья шигърият көне.
Югары Әлморза авыл китапханәсе клуб белән берлектә, "Ач, шигриятъ, серләрен"дигән кичә үткәрдек.Чарада "Өлкән буын" федераль проектының "Актив озак яшәү" программасында катнашучы авылдашларыбыз катнашты. Төрле -төрле: сугыш темасына да , туган якка багышланган да, тәбигать һәм мәхәббәт темаларына язылган шигырьләрне  тыңладык.
Әлеге чарада якташ шагыйрьләребезнең дә шигырьләре укылды. Шигырь жанрына битараф булмаган авылдашларыбыз җыелган иде кичәгә. Яңгыраган шигырьләрнең һәрберсенең үз төсе, үз моңы, үз матурлыгы. Бүгенге чарабыз һәрберебезнең күңелендә матур бер истәлек булып калыр дип уйлыйбыз.
Ураза ае буларак, кичәбез соңында ифтар ашы үткәрдек.
#Әлкикитапханәсенә100ел
#Бөекҗиңүгә80ел
#Ватаннысаклаучыларелы
#ЮгарыӘлморзаавылкитапханәсе
#Шигриятъкөне

--