Верхнеальмурзинская сельская библиотека - филиал № 6

“Каз өмәсе”

«Алсу» балалар бакчасы , мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә, татар халкының милли бәйрәме “Каз өмәсе” белән таныштыруны максат итеп куйдылар. Кечкенәләребезгә каз өмәсе бәйрәме турында тулысы белән җиткерергә тырыштык. Балалар биеделәр, җырлар җырладылар, уеннар уйнап, күңел ачтылар. Бәйрәмгә авылның талантлы шагыйрәсе Наилә апа Алимова килеп, тагын да ямь өстәде.
Димәк, каз өмәсе ул эш кенә түгел, ә үзара халыкның аралашып, дус һәм бердәм булып, матур итеп яшәвен дә күрсәтә торган милли бәйрәм!
#Казөмәсе
#ЮгарыӘлморза
#ӘлкиҮзәккитапханәсенә100ел