Муса Җәлил
15 февраль Югары Әлморза авылы "Алсу" балалар бакчасында бөек шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган чара узды.
Чараның максаты балаларны шагыйрь Муса Җәлил тормышы һәм иҗаты белән таныштыру, Моабит төрмәсендә шагыйрьнең иҗади юлын һәм батырлыгын күрсәтү иде. Шагыйрьнең биографиясен һәм теоретик материалны өйрәнергә, фикерләү, хыял, хәтер, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләмен үстерергә. Бу чара балаларга бик ошады. Балалар бөек шагыйрьнең тормыш юлын кызыксынып тыңладылар. Китапханәче балаларга Муса Җәлилнең шигырьләрен укыды. "Кызыл ромашка" шигыре балаларда зур кызыксыну уятты. Чара бик күтәренке рухта узды.
#ЮгарыӘлморзаАвылкитапханәсе#МусаҖәлил#ӘлкиҮзәкКитапханәсенә100ел