"Мыраубай батыр"
Татарстан Республикасының халык язучысы Нәкый Исәнбәт - драматург, шагыйрь, халык авыз иҗатын өйрәнүче галим буларак билгеле.
10 январьда Нәкый Исәнбәтнең тууына 125 ел тулу уңаеннан, Югары Әлморза авылы Алсу балалар бакчасында "Мыраубай батыр" китабы белән танышу булып узды.
Бәрәзә авылында яшәүче гади генә бер Мыраубай исемле песинең даны ни өчен бөтен дөньяга таралган? Башка песиләрдән ул нәрсәсе белән аерылып тора соң? Зур батырлыклар кылырга дучар ителгән мәчегә ни өчен әлегә кадәр мәдхия җырлана икән? Бу шигъри роман дәрәҗәсендәге әлеге әсәр балаларны битараф калдырмады. Балалар кызыксынып тыңладылар, геройның гамәлләре турында бергәләп фикер алыштылар.