"Иң татлы тел - туган тел"
21 февральдә барлык җәмәгатьчелек Халыкара туган тел көнен билгеләп үтә. Тел — ул безнең көндәлек көнкүрешебез, тормыш, тарих, мәдәният. Шул уңайдан, Югары Әлки авыл китапханәсе "Иң татлы тел - туган тел" дигән әдәби викторина үткәрде Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, укучыларны яңа кайткан китаплар белән таныштырды, татар халык авыз иҗаты турында сөйләде, милли гореф-гадәтләребезгә тукталды. Балалар Г.Тукайның, М.Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, туган тел турында җырлар җырладылар.
#ЮгарыӘлкиавылкитапханәсе#Тугантел#Әлкиүзәккитапханәсенә100ел