Күршеләр - иң якын кешеләр

 
 
Язлар җитсә, әйләнә -тирәсен су басып алганда утрауга охшап калган, шунлыктан Остров дип аталган, авылдан шактый читтә урнашкан 6 йортлык кына урамда, без,күршеләр,бер гаилә кебек дус - тату булып, матур итеп яшәдек.
Инде урамыбыздан күптән таралышсак та, без еш кына нигезләребез булган урында бергә җыелып, ,Күршеләр көне "үткәрәбез.
Менә быел да, бик матур, кояшлы, нурлы көнне элеккеге күршеләр бергә җыелып күңелләрдә балачак хатирәләрен,бергә үткән оннытылмас вакытларны искә алырга насыйп булды.
Җыр - бию, күңелле гәпләшү, әңгәмәләр белән үрелеп барган бәйрәм күңелләребезгә рәхәтлек, җылылык биреп озак сакланыр әле.
Күршеләр - иң якын кешеләр. Киләчәктә дә шулай күршелек хисләрен югалтмыйча, күрешеп, хәлләр белешеп яшәргә насыйп булсын.

#АлькеевскаяЦБС
#Ахметьевскаясельскаябиблиотека
#Летовтатарстане
#Айдагулять
#Добрососедство