"Тукай эзләре буйлап"
Сөекле шагыйребез #Габдулла_Тукай әдәбиятыбыз күгендә балкыган иң якты йолдызларыбызның берсе. Ташбилге авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәре белән берлектә "Тукай эзләре буйлап" дип аталган әдәби кичә үткәрелде. Китапханәче укучыларны шагыйрьнең иҗаты, тормыш юлы белән таныштырды,аның "Эш беткәч уйнарга ярый", "Туган авыл", "Шаян песи", "Иртә", "Ай һәм кояш" шигырьлэрен укып фикер алыштык. "Тукай дөнья буйлап атлый "дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Аның иҗаты туган телгә мәхәббәт символы, илһам һәм милли горурлык чыганагы булып тора,ә шигърияте чорлар арасында күпер кебек, тел-халыкның йөрәге, ә аны саклау-безнең изге бурычыбыз икәнен искә төшерә.
#Әлкиүзәккитапханәсенә100ел
#Ташбилгеавылкитапханәсе
#Ватаннысаклаучыларелы
#БөекҖиңүгә80ел