"Ислам-яшәү рәвеше"

Өлкән буын федераль проектының Актив озак яшәү программасын гамәлгә ашыру максатыннан өлкәннәребез белән Изге Рамазан аенда китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Ислам-яшәү рәвеше" дип исемләнгән вәгазьләр кичәсе уздырдык. Барлык катнашучылар бергәләп тынычлык, иминлек сорап, махсус хәрби операциядә катнашучыларга сабырлык, сәламәтлек сорап дога кылдылар,коръәннән вәгазьләр, аятьләр укылды.
#ИзгеРамазан#Ташбилгеавылкитапханәсе