"Ягез әле әниләр, ягез әле кызлар"

8 нче март - ул безнең әниләр,әбиләр,апалар һәм сеңелләр өчен һәр елда үткәрелә торган бәйрәмнәрнең берсе. Авыл мәдәният йортында китапханәче, мәдәният хезмәткәре белән берлектә "Ягез әле әниләр, ягез әле кызлар" дип аталган бәйрәм кичәсе узды. Килгән кунаклар ике командага бүленеп тапкырлыкта, зирәклектә көч сынаштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, төрле конкурсларда катнаштылар. Кичәдә Энже Мөэминова, Раил Гатауллин, Ләйлә Дәүләтова, Һади Такташ кебек шәхесләребезнең әниләргә багышлап язылган матур шигырьләре яңгырады,җырлар җырланды. "Җирнең матурлыгы - әниләрдә" дигән күргәзмәгә күзәтү ясалды. #Әлкиүзәккитапханәсе#8нчемарт#Әлкиүзәккитапханәсенә100ел