8 нче март белән котлау
Ташбилге авыл китапханәчесе хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә булган авылдашыбыз Хөснетдинов Раилнең әнисе Гөлия апаның өендә булып кайтты. Хәлләрен белешеп, гәҗит-журналларның яңа саннары белән таныштырды, үзе яратып укый торганнарын тәкъдим итте. Әниләребез янда булганда җаныбыз тыныч, өебез ямьле. Аларның күңеленә бары да-сагышы, куанычы, шатлыгы да сыйган. Ә менә бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әниләре өчен бу хисләр аеруча да мөхим. Гөлия апага сабырлык, түземлек теләп, улының исән-сау якыннары янына әйлеп кайтуын теләп калабыз.
#8нчемарт
#ТатарТөгәлбәеавылкитапханәсе#ӘлкиҮзәккитапханәсенә100ел# махсусхәрбиоперация