"Туган телем-иркә гөлем"
21нче февраль - Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан халкыбызда туган телебезгә мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләү, телебезнең сафлыгын, матурлыгын тоя, күрә белү максатыннан китапханәче, мәдәният йорты хезмәткәре белән берлектә"Туган телем-иркә гөлем" исемле әдәби сәгать үткәрде. Кичәдә туган тел турында мәкальләр әйтелде, Хәсән Туфан, Энже Мөэминова шигырьләре укылды. Татар халык мәкале :"Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр ди". Туган телебезне саклыйк, яклыйк, милләтебезнең яшәешендә иң мөһим урын алып торуы турында онытмыйк!
#Әлкиүзәккитапханәсе
#Әлкиүзәккитапханәсенә100ел