"1941-1945нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел" юбилей медале тапшыру
17 нче февраль көнне Әлки муниципаль район җитәкчелеге, авыл җирлеге башлыгы, китапханәче белән берлектә авылыбызның өлкән яшьтәге, бердәнбер тыл хезмәтчәне Фәтхетдинова Зәйтүнә апа өендә булдылар. Аңа район башлыгы исеменнән "1941-1945нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел" юбилей медале тапшырдылар, илебез өчен авыр вакытларда фидакарь хезмәтләре, ныклыклары өчен рәхмәт белдерделәр, ныклы сәламәтлек теләделәр. Үз чиратында Зәйтүнә апа һәркемгә үзенең изге теләкләрен, рәхмәтләрен җиткерде:"Шундый матур, рәхәт тормышларда яшибез. Илләребез тыныч булсын, мине зурлап, хөрмәт итеп килгәнегез өчен исән - имин эшләгез" - диде ул кунакларга.
#Җиңү80#ТашбилгеАвылКитапханәсе#Әлкимуниципальрайоны