Бөтендөнья инвалидлар көне

3 нче декабрь, Бөтендөнья инвалидлар көнендә, Ташбилге авыл китапханәчесе әдәплелек визиты белән инвалид авылдашларның өйләренә барды. Аларны китаплар, газета-журналларның яңа саннары белән таныштырды һәм кечкенә генә бүләк тапшырды. Авырлыкны җиңәр өчен көч, ә кешегә җылы сүз кирәк диләр. Безнең тарафтан аларга да игътибар кирәк. Шулай ук фикерләү сәләтен үстерү, хәтерне яхшырту максатыннан өстәл уеннары оештырылды.