"Чишмә"
Челтер-челтер аккан чишмәләр кемнәрне генә сокландырмый да, кемнәрне генә сихерләми икән?! Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар. Көзге матур көннәрнең берсендә Ташбилге авылында тантаналы рәвештә "Исмәгыйль чишмәсен" ачу бәйрәме булып узды. Әлеге бәйрәмгә районыбызның Имам-мөхтәсибе Ирек Сәлахиев, Аксакаллар шурасы рәисе Гомәр ага Сәлахов та чакырылган иде. Чишмә тирәсе авылда яшәүче, авылдан читтә булган авылдашлар тырышлыгы белән матур итеп тотылган, әкияти корылма итеп төзеп куелган, агачлар утыртылган. Әлеге чарада авыл китапханәчесе чишмәләрнең әхәмияте, аларны саклау, чишмәләрнең дәвалау үзенчәлеге турында легендалар, шулай ук шагыйрә Гөлназ Гарипованың "Чишмәләр" турындагы шигырен укып, сөйләп китте. Авылыбызның имам - хатибы Исмәгыйль абый: "Яшьләр дә мондый изге эшләрнең асылын аңласын, булганнарын сакласын, яңаларын торгызсыннар иде" - дигән теләк белдерде.