"Балыкчылар көне"

Җәйге чорның иң күңелле бәйрәмнәреннән берсе-балыкчылар көне. Шул уңайдан Ташбилге авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә балалар һәм апалар өчен балык тоту бәйрәме үткәрде. Китапханәче балык тоту белән мавыгучыларны бәйрәм белән котлады һәм "Балыкчылар көне" нең 1980 нче елдан июль аеның 2 нче якшәмбесендә билгеләп үтелүе турында сөйләде. Әлеге теманы яктырткан күргәзмәгә күзәтү ясалды. Балалар да, апалар да бик теләп табышмаклар чиштеләр, кызыклы уеннарда катнаштылар. Чара "Актай" елгасында балык тоту белән дәвам итте,иң күп балык тотучылар ачыкланды. Барлык катнашучылар ахырдан тәмле коймак, балык белән сыйландылар. Әлеге бәйрәм бик күңелле төстә үтте.